Мамадыш шәһәре 5нче “Бәләкәч” бакчасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын тантаналы ачу кичәсе узды. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары “Саклыйк туган телне!” дип исемләнгән агитбригада күрсәтте.Өлкән төркем балалары туган телгә багышланган шигырь-җырлар башкарды. Шулай ук балалар Р.Мөхәммәтшинның “Өрә белмәгән Көчек” спектаклен сәхнәләштерделәр. Туган телне белүнең әһәмияте турында фикер алыштылар. Бәйрәм тирән эчтәлекле, җылы рухта узды.