Юбилей белэн котладылар

2021 елның 1 феврале, дүшәмбе

1926 елнын 30 гыйнварында Мамадыш районы Баскан  авылында туып-үсеп, Бөек Ватан сугыш чорында    тормышнын ачысын-төчесен татыган колхоз эшләрендә   хезмәт куйган тыл ветераны Гарипова Гөлбикә Габделваһап кызы  95 яшьлек  Юбилеен билгелэп үтте. Бүгенге көндә ул  кызы  гаиләсе тәрбиясендә, кадер-хөрмәттә    гомер кичерә.

       Юбилей уңаеннан Гөлбикә апага   Катмыш авыл җирлеге  башкарма комитеты җитәкчесе Габидуллин Илшат Гафиятулла улы Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, Мамадыш муниципаль районы башлыгы А.П. Иванов исеменнән Котлау хаты һәм истәлекле буләк тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International