Мамадышта Россиянең гастрономик рекордын куярга - коймакларның коймагын пешерергә әзерләнәләр. Башта мастер-шоу, ә аннан соң кулинария эшләнмәләрен дегустацияләү Бөтенроссия «SUNNYФЕСТ»креатив чаналар фестивале кысаларында узачак. Исегезгә төшерәбез, 5 ел эчендә территориянең визит карточкаларының берсе булган вакыйга быел 6 февральдә шәһәрнең үзәк урамында узачак. Катнашучылар арасында җирле хезмәт коллективлары, республика шәһәрләре һәм районнарыннан, күрше өлкәләрдән командалар һәм хәтта Татарстанда эшләүче эре Төркия компанияләре вәкилләре бар. Фестивальнең приз фонды-150 мең сум. Бу сумманы абсолют лидерлар һәм номинацияләр буенча җиңүчеләр үзара бүлешәчәк. Рекорд темасына әйләнеп кайтканда шуны да билгеләп үтәргә кирәк, илдә иң зур коймак пешерү теләге амбициоз план гына түгел, кунакчыллык билгесе дә.Коймак –зур булачак: 2,5 метр диаметрлы һәм 800 кг авырлыктагы Кукмара осталары ясаган табада пешерәчәкләр. Башка саннар, әйтик, ниятләрен үтәү өчен күпме йомырка кирәк булачагын оештыручылар әлегә әйтмиләр, чөнки камырны әзерләү - һәр теләгән кеше аның шаһиты була ала торган мастер-шоуның бер өлеше. Процессны Россия Рекордлар китабы вәкиле күзәтеп торачак. Мамадышлыларга 2014 елда Мәскәү өлкәсенең Дмитров шәһәрендә яшәүчеләр 2, 17 диаметрлы коймак пешерә алган нәтиҗәне җиңәргә туры киләчәк.
Шулай ук бу бәйрәм республикабызда игълан ителгән Туган телләр һәмм халыклар бердәмлеге елын ачу тантаналарының берсе булыр дип көтелә, чөнки бу бәйрәмдә Россиядә яшәүче күп милләт халыклары катнашыр дип тә көтелә.
Фестивальнең тагын бер гастрономия бренды-глинтвейн, аны да ачык һавада әзерләячәкләр.
Фестивальдә катнашу өчен гаризалар кабул итү, ММЧ аккредитацияләү 2 февральгә кадәр дәвам итәчәк.
Контактлар:+7 (927) 470-36-15