Шәһәрнең 1нче мәктәбе укучылары һөнәри көллияттә булдылар

2021 елның 26 гыйнвары, сишәмбе

Шәһәрнең 1нче мәктәбе укучылары һөнәри көллияттә экскурсиядә  булдылар. «Тормыш дәресләре» муниципаль проекты кысаларында белем бирү оешмалары укучылары мәктәптә профориентация буенча мәгълүмат алып кына калмыйлар, төрле һөнәр ияләре белән очрашалар, үзләре дә оешма-предприятиеләргә баралар. Бүген Мамадыш шәһәренең 1 нче урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары Мамадыш политехник көллиятенең ресурс үзәгендә булдылар. Алар уку кабинетларын, остаханәләрне, лабораторияләрне, заманча җиһазларны карадылар. Мамадыш политехника көллияте сыйфатлы белем һәм күнекмәләр алу өчен ресурсларга бай. Укучыларга экскурсия бик ошады. Күпләр укуларын 9 сыйныфтан соң нәкъ менә шушы уку йортында дәвам итәчәкләрен әйттеләр.

Раилә Әхмәтшина, мәгариф бүлеге методисты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International