Шәһәр халкына һәм кунакларына " блокада паегы "өләшәчәкләр

2021 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

27 гыйнварда 9: 00 сәгатьтә Совет урамында Мамадыш туган якны өйрәнү музее бинасы янында "блокада икмәге" дигән хәтер акциясе узачак. Акция кысаларында шәһәр халкына һәм кунакларына "блокада паегы"- 125 г.кара икмәк таратылачак. Ленинград халкы тәүлегенә нәкъ менә шуның кадәр  алган. Шулай ук бу көнне Мамадыш туган якны өйрәнү музеенда "блокадалы Ленинград балалары" дип исемләнгән хәтер дәресе узачак. Дәрес гомуми белем бирү учреждениеләре заявкалары буенча үткәреләчәк. Акциядә катнашу белән Буыннар истәлеген һәм Блокададагы Ленинградның тыныч халкының батырлыгы өчен горурлыкны саклыйк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International