Федераль салым хезмәте «җәмәгать туклануы»тармак проектын гамәлгә ашыруга кереште. Проект контроль-касса техникасын кулланып теркәлә торган керемне арттыруга һәм җәмәгать туклануы предприятиеләрен күләгә секторыннан чыгаруга юнәлдерелгән. Проект кысаларында җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә табышны яшереп калуга китерә торган сәбәпләр ачыкланачак һәм әлеге өлкәне үстерү өчен механизмнар эшләнәчәк.
Федераль салым хезмәте даими нигездә контроль-касса техникасын куллану турында Россия Федерациясе законнары таләпләрен бозучы җәмәгать туклануы хезмәтләре өлкәсендә салым түләүчеләрне ачыклау буенча чаралар үткәрә. Эшмәкәрләр даими рәвештә контроль-касса техникасы аша керемне тулы күләмдә теркәмәгән очракта, касса чегында дөрес булмаган реквизитлар чагылган, контроль-касса техникасын куллану турында Россия
Федерациясе законнарын үтәмәү турында мөрәҗәгатьләр килә, күрсәтелгән салым түләүчеләр тикшерү планнарына кертелә.