Мамадышта чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Бүгенге көндә сәүдә рәтләрен Усали икътисади зонасы хезмәтчәннәре, фермерлар, шәхси эшмәкәрләр, шәһәр предприятиеләре алган. Ярминкә ассортименты гаять киң иде, мамадышлылар яңа авыл хуҗалыгы продуктлары (сөт, каймак, эремчек, йомырка), шулай ук икмәк-күмәч һәм кондитер әйберләре, яшелчәләр, бал һ.б. сатып ала алдылар. Сатып алучыларның күбесе ит продукциясе киштәләре янында иде. Ярминкәне оештыручылар барлык кешене дә уха һәм кайнар чәй белән сыйладылар.