Бүген Мамадыш районы Түбән Тәкәнеш авыл җирлегендә халык җыены узды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марат Әхмәтов, Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов, район Башкарма комитеты җитәкчеләре һәм белгечләре, шәһәр һәм район хезмәтләре һәм ведомстволары вәкилләре катнашты. Түбән Тәкәнеш авыл клубында җыелыш җирлек башлыгы Рөстәм Хамизуллинның хисаб отчетыннан башланды. Ул узган елга йомгак ясады һәм агымдагы елга планнар белән таныштырды. Чарада Татарстан Дәүләт Советы депутаты Марат Әхмәтов һәм район башлыгы Анатолий Иванов чыгыш ясадылар. Җыелыш ахырында авыл халкы үзләрен кызыксындырган сорауларны һәм проблемаларны күтәрделәр. Нигездә, алар юллар торышы, медицина ярдәме күрсәтүгә кагылышлы иде.