Мамадышта Хач ману (Крещение) бәйрәмен билгеләп үтәләр

2021 елның 19 гыйнвары, сишәмбе

Бүген православие динендәгеләр төп чиркәү бәйрәмнәренең берсе — Хач ману бәйрәмен билгеләп үтәләр. Традиция буенча, күп кенә дин тотучылар бу көнне бозлы бәкеләргә чумалар. Шәһәрдә ул гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан иске пляж урынында, "Яшьлек"скверы янында алдан әзерләп куелды. Хач ману  коенулары шулай ук "Изге касә" комплексында да оештырылды. Коену урынындагы су изгеләндерелде. Һава торышы салкын булуга карамастан, мамадышлылар бәкегә чумарга ашыктылар. Көн дәвамында Нократ елгасы ярында һәм «Изге касә» чыганагында Гадәттән тыш хәлләр структурасы һәм медицина ярдәме күрсәтү хезмәткәрләренең кизү торуы оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International