Мамадышта яшәүчеләр бәкегә чумып чыга алачаклар

2021 елның 18 гыйнвары, дүшәмбе

2021 елның 19 гыйнварында православие дөньясы Хач ману бәйрәмен билгеләп үтә. Гадәттәгечә, бу көнне дин тотучылар табигый чыгнакларда бәкегә чумып чыгалар. Мамадыш районында су коену өчен ике урын җиһазландырылган. Купельләрне изгеләндерү «Изге касә» чыганагында 19 гыйнварда 10.00 сәгатьтә, ә Вятка елгасында 11.00 сәгатьтә була. Хач ману коенулары вакытында медицина хезмәткәрләре, хокук саклау органнары һәм Мамадыш муниципаль районының эзләү-коткару хезмәте хезмәткәрләре кизү торачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International