Мамадышлыларны су белән тәэмин итүне туктату турында кисәтәләр

2021 елның 18 гыйнвары, дүшәмбе

2021 елның 18 гыйнварында сәгать 09.30 дан 16.00 сәгатькә кадәр Островский, Чкалов, Осипенко, Басу (Полевая) һәм Яр буе (Приовражная) урамнары буенча су белән тәэмин итү вакытлыча туктатылып торачак.

Су белән тәэмин итүне туктату Давыдов ур., 125 адресы буенча урнашкан үзәк су белән тәэмин итү линиясендә ремонт эшләре башкару һәм авариянең нәтиҗәләрен бетерү белән бәйле.

«Мамадыш водоканалы» АҖ вакытлыча уңайсызлыклар өчен гафу үтенә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International