Район халкы үзенең якташы - Камил Әхмәт улы Вәлиев белән горурлана. Бүген аңа 90 яшь тулган булыр иде…

2021 елның 15 гыйнвары, җомга

Район халкы үзенең якташы - Камил Әхмәт улы Вәлиев белән горурлана. Бүген аңа 90 яшь тулган булыр иде…

Россия Фәннәр академиясе академигы, Ленин премиясе, РФ Дәүләт премиясе, Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясе, Әзербайҗан ССР Дәүләт премиясе, Россия Фәннәр академиясенең С.А. Лебедев исемендәге премиясе лауреаты, физика-математика фәннәре докторы, профессор Камил Әхмәт улы Вәлиев 1931 елның 15 гыйнварында Татарстан АССРның Тәкәнеш (хәзерге Мамадыш) районы Югары Шүләңгер авылында туа.

Гади авыл егетеннән Камил Әхмәт улы СССР электрон Сәнәгать министрлыгының молекуляр электроника фәнни-тикшеренү институты (НИИМЭ) директоры постына барып җитте. Ул бу өлкәдә бик күп ачышлар ясады. Аның хезмәтләре зур тиражлар белән нәшер ителгән. Хәзер академик исемен шәһәрнең 2нче лицее йөртә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International