Мамадыш муниципаль районының белем бирү учреждениеләрендә һөнәри юнәлеш бирү эшенә зур игътибар бирелә. Бу юнәлештә төп ярдәмче - ул «тормыш дәресләре» муниципаль проекты. Укучылар атна саен үткәрелә торган чараларда предприятиеләр, һөнәрләр, белгечлекләр, уку йортлары турында беләләр. Укучылар төрле һөнәр ияләренең, эшмәкәрләрнең тормыш дәресләренә чакырылган вәкилләрен зур кызыксыну белән тыңлыйлар.
Менә бүген дә тегү фабрикасы җитештерү мөдире С.В. Хохрева җиңел сәнәгать һөнәрләренә багышланган Тормыш дәресендә үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, ветеринария А. А. Хәнәфиева - авыл хуҗалыгы юнәлешендәге һөнәрләр турында, эшмәкәр В. П. Иванова үз бизнесы, ничек һәм нидән башлавы турында сөйләде. Ә музыкант һөнәренә багышланган Тормыш дәресендә. А.Г. Штенгауэрның сөйләвен балалар бик теләп тыңладылар.
Һәр чара укучыларга һөнәрләр турында күбрәк мәгълүмат бирү максатыннан оештырыла. Раилә Әхмәтшина, мәгариф бүлеге методисты».