Мамадыш шәһәрендә яшәүче тыл хезмәтчәне Хабибрахманова Нурсама Нотфулла кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов исеменнән котладылар. Озын гомер теләп, бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырдылар. Нурсама Нотфулла кызы 12 яшьтән пенсиягә кадәр «Таң»колхозында төрле эшче булып эшли. Юбилеен озын гомерле әби якын кешеләр белән бергә билгеләп үтте.