Мамадышта ТР шәһәрләре I лигасы ирләр һәм хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча финал ярышлары узды

2021 елның 11 гыйнвары, дүшәмбе

2021 елның 10 гыйнварында Мамадыш шәһәрендә «Татарстан - Яңа гасыр-Татарстан Новый век» республика иҗтимагый хәрәкәте призларына ТР шәһәрләре I лигасының ирләр һәм хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча финал ярышлары узды.

Җиңүчеләр һәм призерлар:

Ирләр командалары арасында:

1 урын-Мамадыш шәһәре

2 урын-Яшел Үзән ш.

3 урын-Алабуга шәһәре

Иң яхшы уенчы дип Мамадыш шәһәреннән Павел Мальцев танылды

Хатын-кызлар командалары арасында:

1 урын-Бөгелмә шәһәре

2 урын-Мамадыш шәһәре

3 урын-Яшел Үзән ш.

Иң яхшы уенчы дип Бөгелмә шәһәре командасы волейболчысы табылды.

Спортчыларны котлыйбыз! Сезгә нык сәламәтлек һәм яңа җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International