7нче гыйнвар – Раштуа бәйрәме!

2021 елның 4 гыйнвары, дүшәмбе

Хөрмәтле райондашлар! Барыгызны да ихлас күңелдән Раштуа бәйрәме белән тәбрик итәм. Әлеге бәйрәм безгә үзенчәлекләре белән якын. Ул йөрәкләребезне игелек һәм хаклык, кешегә карата мәхәббәт һәм хөрмәт белән яктырта. Күп йөз еллыклар дәвамында Раштуа безгә ышаныч һәм өмет уты сирпи. Бәйрәм көннәре тормышыбызга килешү, мохтаҗларга ярдәм итү ихтыяҗын, якыннарыбыз турында кайгыртуларны алып килә. Мамадыш муниципаль районында төрле дин вәкилләре тыныч тормыш белән, үзара аңлашып яшиләр. Барыбыз бергә җәмгыятьнең әхлакый нигезләрен ныгытабыз, тарихи һәм мәдәни ядкарьләрне саклыйбыз. Боларда – безнең көчебез! Раштуа йөрәкләрегезне бәхетләр һәм игелекләр белән тутырсын, гаиләләрегездә тынычлык, килешенү һәм мәхәббәт хөкем итсен. Сезгә нык сәламәтлек, бәхет-шатлыклар телим, иң якты уй-хыялларыгыз чынга ашсын! А.П.Иванов, район башлыгы, муниципаль район Советы рәисе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International