Хөрмәтле райондашлар! Яңа ел котлы булсын!

2020 елның 30 декабре, чәршәмбе

Узып баручы 2020нче ел тарихка кереп кала. Бер яктан, без аны җиңеллек тойгылары белән озатабыз. Барыбыз да “коронавирус”лы ел тарихыбызда башка кабатланмасын, дип тели. Икенче яктан караганда, тупланган тәҗрибә, елның хезмәттә, тынычлыкта һәм иминлектә, барысы да яхшы булыр дигән ышанычта узуына рәхмәт белдерәбез. Шулай да, 2020нче ел һәркайсыбыз өчен үзгә бер мизгелләр белән истә калыр. Ул безгә зур биеклекләр һәм җиңүләр алып килде. Без алар белән горурланабыз. Күз уңында тоткан планнарыбыз үтәлде. Алдагы 2021нче елда да федераль грант буенча откан 75 миллион сумга, милли проектлар һәм программалар буенча күләмле төзелеш эшләре алып барылачак. Алда зур эшләр көтә! Барыгызга да сәламәтлек, шатлыклар, иминлек телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International