Мамадышта интернат-мәктәпнең яңа корпусын ачу тантанасы булды

2020 елның 29 декабре, сишәмбе

Мамадышта мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәпнең яңа корпусын ачу тантанасы булды. Ачылу тантанасында Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов, ТР Дәүләт Советы депутатлары Марат Галиев һәм Тәлгать Абдуллин, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев катнашты.

Төзелеш эшләре узган ел башланды. Анда спорт, Гимнастика һәм тренажер заллары, профориентация Кабинеты, актлар залы, медицина блогы һәм йокы корпусы бар. Интернат-мәктәптә барлыгы 151 бала укый, шуларның 31е - өйдә. Бүген бүләксез дә булмады. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәктәпкә яңа микроавтобус, район башлыгы Анатолий Иванов - акчалата сертификат, ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев - күпфункцияле принтер тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International