«Прибрежный» территориаль иҗтимагый үзидарәсе балалары өчен яңа ел тамашасы оештырылды.

2020 елның 29 декабре, сишәмбе

«Прибрежный» территориаль иҗтимагый үзидарәсе балалары өчен яңа ел тамашасы оештырылды. Чараны үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре үткәрде. Балалар Яңа ел персонажлары белән вакытны күңелле үткәрделәр, әйлән-бәйлән уйнадылар, шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар.

«Прибрежный» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Ленуза Хәкимова бәйрәмнең спонсорлары Фәрит Гайфетдиновка, шәхси эшмәкәр Илшат Сафинга рәхмәт белдерә. Лилия Шәрифуллина «Кышкы әкият: бабаның әкиятләре " дигән тамаша оештырган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International