Мамадышта коронавируска каршы вакцинация башланды

2020 елның 29 декабре, сишәмбе

Яңа коронавирус инфекциясеннән прививканы профилактик прививкалар милли календаренә керткәннәр, хәзер аны табиб билгеләве буенча да эшләргә була. Татарстанда беренче булып вакцинаны риск төркеме вәкилләре алачак. Медицина, мәгариф оешмалары, социаль хезмәт күрсәтү, күп функцияле үзәкләрнең өлкән хезмәткәрләре, социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында яшәүче затлар, хроник авырулар, шул исәптән йөрәк-кан тамырлары, шикәр диабеты авырулары белән бәйле затлар беренче дәрәҗәдәге өстенлеккә керә. Икенче дәрәҗәдәге өстенлеккә транспорт, энергетика өлкәсендә, хокук саклау органнарында эшләүче кешеләр, шулай ук вахтовиклар, волонтерлар, хәрби хезмәткәрләр һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләре керә.

Хәзерге вакытта «Мамадыш РҮХ» ДАССОда 50 доза вакцина алынды. Медицина хезмәткәрләренә вакцинация оештырылган, 15 прививка ясалган. Риск төркемнәреннән булган затларны вакцинацияләүгә җәлеп итү дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International