Күчмә маммограф – диагностика эше югары дәрәҗәдә

2020 елның 28 декабре, дүшәмбе

«Мамадыш РҮХ» ДАССО территориясендә атна ахырына кадәр Чаллы онкология диспансеры тарафыннан тәкъдим ителгән күчмә маммограф эше оештырылды. Тикшерүне иртәнге 7дән кичкә кадәр уздырдылар. Эш барышында 334 тикшерү үткәрелде. Авыл халкын ташу, график буенча шәһәр халкын чакыру оператив рәвештә оештырылган. Барлык теләгән хатын-кызлар онкоавыруларны профилактикалау һәм иртә диагностикалау өчен тикшерелә алдылар. Маммография нәтиҗәләрен Яр Чаллы онкодиспансеры белгечләре өйрәнәчәк. Кирәк булганда, хатын-кызлар өстәмә тикшеренүләргә һәм дәвалауга юлламалар алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International