«Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе кысаларында Мамадыш шәһәрендә яшәүче 12 яшьлек кешенең хыялы тормышка ашты. Аны район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Муса Хуҗаҗанов башкарды. Коррекция интернат-мәктәбе укучысы Максим Рожков хәйрияче кулыннан радиоидарәдә машина алды.