Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен аеруча тырыш татарстанлыларга тапшырды. Алар арасында Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов та бар иде.
Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның сентябрендә хокукый мәгълүмат порталында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Анатолий Ивановны II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләү турындагы Указы басылды.
Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, елның иң мөһим иҗтимагый-сәяси вакыйгалары – республика оешуның 100 еллыгы һәм Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү. Алар татарстанлыларның бердәмлегендә һәм горурлыгында мөһим фактор булды, туган Татарстан һәм Россия Федерациясе файдасына алга таба нәтиҗәле эш алып баруга баручыларны җәлеп итте. Кыенлыкларга карамастан, Республика барлык социаль йөкләмәләрне үтәде, мөһим программаларны гамәлгә ашыруны дәвам итте.
Матбугат хезмәтенә биргән интервьюсында Анатолий Иванов, хезмәттәшләреннән дә, район халкы исеменнән дә котлауларны кабул итәргә өлгергән Анатолий Иванов бүләкнең шәхси булса да, шулай да район язмышы өчен чын күңелдән җан атучы зур команданың хезмәтенә бәя булуын ассызыклады.
- Ел гади генә түгел, әмма нәтиҗәле булды, бу күңелле вакыйга аны йомгаклады. Ил һәм республика җитәкчелегенә ышаныч белдерүләре өчен рәхмәт белдерәм. 2021 ел да нәтиҗәле булыр дип ышанам. Барыгызга да нык сәламәтлек һәм иминлек телим, - диде Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов.
Без Анатолий Петровичны бүләк белән котлыйбыз, әлбәттә, аның киләсе елга фаразларын уртаклашабыз!