Ул Яңа ел бәйрәме алдыннан җирле “Мамадыш ТВ“ журналистларының сорауларына җавап бирде. “Нократ“ хезмәттәшләребез әңгәмәсенең кайбер өзекләрен тәкъдим итәргә булды. Икътисадый кризис турында –Тамырдан үзгәрешләр кирәк. Банк системасы үзгәрергә тиеш, дип саныйм. Кредитлар, залоглар алу проблемалы. Әйдәгез әле бергәләп исәпләп карыйк: федераль бюджет 20 триллион сум тәшкил итә. Алтын валютасы – 500 миллиард. Долларның уртача курсын 70 сумнан алсак, бу – 35 триллион сум, дигән сүз. Бюджетка кагылмыйча әлеге акчалардан илнең 85 төбәген үстерү буенча өч триллион сумлык фонд булдырсаң, башлыклары җаваплылыгы астында аларның төбәкләрнең һәрберсенә еллык 3 процент белән 30ар миллиард сум бүлеп бирелсә, барысы да үсештә булыр иде. Мин моны беренче булып хәл итәргә, дип саныйм. Шул чагында, мисал өчен, безнең “Вятка” сәнәгать мәйданчыгы тагын да нәтиҗәлерәк эшләр иде. Без нефть белән газга гына бәйле булырга тиеш түгел. Мәсәлән, “Татнефть” чит илдән 30 меңгә якын атамадагы комплектлау әйберләре сатып ала. Аларны бит үзебездә дә җитештерергә мөмкин. Кече һәм урта бизнеска әлеге фондтан үсәргә, халыкның тормыш шартларын яхшыртырга, социаль проблемаларны хәл итәргә мөмкинлек тудырырга булыр, шул чагында икътисадый яктан алга сикереш ясалыр иде. Бәяләр сәясәте –Минемчә, әлеге проблеманы түбәндәгечә хәл итәргә була: сәүдә челтәрләренә 20-30 исемдәге товарлары на өстәмә бәяләрне арттырмаска кирәк. Кайч а г ы н д а а л а р 1 0 0 процентка да күтәрелә. Моны контрольдә тотуы авыр түгел. Кайчандыр без район кулланучылар җәмгыятендә шәһәрдә һәм районда 6-7 төрдәге продуктларга махсус түбән бәяләр калдыра идек. Кешеләр безнең кибетләргә килделәр. Ә җитештерүчегә мондый контроль кирәк түгел. Аңа үзкыйммәтне киметү кулайрак. Аның өчен чималга бәяләр артырга тиеш түгел, бу инвесторларны җәлеп итә. “Вятка” сәнәгать мәйданчыгында – Австриялеләр биредә май культуралары орлыклары җитештерүне җайга салырга теләк белдерделәр., Кытайдан инвесторлар килергә тиеш... Әмма пандемия барлык планнарны җимереп атты. Барысы да киләчәккә калды. Биредә ярма, “КамАЗ” автомобильләре комплектлары җитештерү объектлары урнашачак. “Гранит” заводы төзелә. Аның белән янәшәдә пыяла пакетлар җитештерү эшләп китте. Кыенлыкларга карамастан, инвесторлар килә. Май аенда Соколка авылы янында Чулман елгасы аша күпер төзелә башлый. Аны 2024нче елда файдалануга тапшыру планлаштырыла. Мамадыш Татарстан логистикасының үзәгенә әвереләчәк. Бу районга барлык тармаклар үсәргә дә мөмкинлек б и р ә ч ә к . С ә н ә г а т ь мәйданчыгында барысы да үзгәрәчәк. Күрерсез – эшче куллар җитмәячәк. Авылда тормыш –Кызганычка каршы, “тере” контактлар чикләнгән. Эш авыл җирлекләре башлыклары, депутатлар, актив аша оештырылган. Авыл кешеләре үз җирләренә береккәннәр, эш тукталмый. Авылның киләчәген ничек күрәм? Уйлап карагыз: Бөек Ватан сугышына чаклы Көнбатыш Европада авылларда халыкның 40 проценты яшәгән, хәзер – 3 процент кына. Шулай булуга карамастан, аларның басу-кырларында тәртип, ташландык хәлдәге бер генә гектар җирләре дә юк, гектарыннан 70-80 центнер уңыш алалар. Бүген Россия халкының 27 проценты салада гомер кичерә. Әгәр 30-50 ел алга карасаң, мин болай эшләр идем: безнең район биш икътисадый зонага бүленгән, алар арасыннан иң перспективалы авылларны сайлап алырга һәм аларны тиешенчә финансларга; социаль проблемаларны хәл итеп, шартлар тудырырга. Авылда тагын да яхшырак яшәргә була. Климаты белән безнекенә охшаш Канадада булганда, фермерлыкта кооперациягә басым ясалганына игътибар иттем. Безгә дә бу юнәлешне алга сөрергә кирәк. Башлык та шатлыктан елый –Пандемия безнең планнарны бозды, аралашуны чикләде, кешеләргә югалтулар китерде. Кайгысы да, шатлыгы да шактый булды. Шулай да соңгысы күбрәк иде. Миңа 75 миллион сум федераль грант оту турында хәбәр ирештергәч, чынлап әйтәм, мин шатлыктан еладым. “Квантум” балалар иҗаты үзәген, стадион-ипподромны, “Юбилейный” спорт залын, ятим балалар өчен күпфатирлы йортларны файдалануга тапшыру шатлык түгел мени? Сәламәтлек м ө м к и н л е к л ә р е чикләнгән балалар өчен мәктәп-интернат, храм, яр буе төзелешләре дәвам итә, Ушма елгасында зур күләмле эшләр бара. Мин һәр яңа йортка, райондашларыбыз сатып алган һәр машинага сөенәм. Дингә ышанган кеше буларак, һәр иртәмне туган җиребезгә һәм анда яшәүче якташларга иминлек теләп, дога укудан башлыйм. P.S. Программаны бүген 19.00 сәгатьтә “Мамадыш-ТВ“ эфирында карагыз.