РФ Хөкүмәте каршындагы аналитик үзәк барлык теләүчеләрне «милли үсеш максатларына ирешү юллары»темасына сораштыру узарга чакыра.
Катнашучыларга алар өчен нинди чаралар кирәклеген сайларга тәкъдим ителә. Тормыш эшчәнлегенең төп өлкәләре арасында мәгариф, фән һәм мәдәният, социаль өлкә, шәһәр мохите һәм экология, хезмәт һәм эшмәкәрлек өлкәсе, цифрлы технологияләр карала.
Аноним сораштыру сайтта уза. Сорауларга җавап бирү өчен, бары тик җенес, яше һәм шөгыль төре генә күрсәтергә кирәк.
Сораштыру халык арасында иң кирәкле социаль-икътисади сәясәт юнәлешләрен билгеләүгә юнәлдерелгән.