Мамадышта яшәүче 4 яшьлек Әминә Галиева балалар бакчасыннан кар чанасында кайтты

2020 елның 24 декабре, пәнҗешәмбе

Мамадышта яшәүче 4 яшьлек Әминә Галиева балалар бакчасыннан кар чанасында кайта. Аңа бу бүләкне Урманчы авыл җирлеге башлыгы Анатолий Ильин тапшырды. Ул «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашты һәм  вакытлыча Кыш Бабай вазифасын башкарды. Үзе алдында дистәләрчә кар чанасын күргәч, кайсын алырга белмичә,  ул кибеткә Әминә әнисен чакыра һәм аңа кызы өчен бүләк сайларга тәкъдим итә. Бүләк итүче һәм хат авторының шәхси очрашуы балалар бакчасында узды. «Мондый ихлас һәм намуслы» рәхмәт" не бары тик баладан гына ишетергә мөмкин, һәм үзең дә намуслы булган очракта гына", - дип билгеләп үтте Мамадыш районының  иң зур һәм ерак авыл җирлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International