Пандемия тормышыбызга үзгәрешләр кертүгә карамастан, белем бирү өлкәсендә тормыш сүрелмәде. Язгы дистанцион укыту да укучыларның белем алу дәрәҗәсенә артык кырын сукмагандыр, дип уйлыйм. Зур, массакүләм чаралар әлегә тыелганлык т ан, к үркәм традициягә әверелгән район башлыгының Чыршы бәйрәме район мәдәният йортында барыбер уздырылды. Башка форматта, әлбәттә. Элеккеге кебек зал тутырып түгел. Чәршәмбе көнне район мәктәпләрендә белем алучы иң сәләтле балаларны ике төркемгә бүлеп, район мәдәният йортына җыйдылар. Беренче төркем иртәнге сәгать унда хөрмәтләнсә, калганнары – 13 сәгатьтә. Матур шоу, әлбәттә инде Кыш Бабай белән Кар кызы, әкиятләр геройлары, концерт номерлары белән үрелеп барылган чара барышында бүгенге вәзгыять беразга онытылып торды. Район башлыгы Анатолий Иванов та үзенең чыгышында укучыларның күңелләрен күтәреп, аларның уңышларына сөенүен, киләчәктә дә укуда, спортта, сәнгатьтә, җәмәгать тормышында активлар район җитәкчелеге тарафыннан даими рәвештә игътибар үзәгендә торачагын, төрле яктан ярдәм күрсәтеләчәген билгеләп үтте. –Коронавирус тормышыбызга шулкадәр күп проблемалар, кыенлыклар китереп чыгарды ки: сез бер-берегез, укытучыларыгыз, дусларыгыз, якыннарыгыз белән “тере” аралашудан мәхрүм калдыгыз, дистанцион форматта укырга мәҗбүр булдыгыз. Күп кенә спорт һәм мәдәни чараларны туктатырга туры килде. Яңа 2021нче елда барлык авырлыклар да артта калырлар, дип ышанам, – диде Анатолий Иванов. Соңгы өч елда безнең район республикада олимпиадалар буенча рейтингның югары баскычларын биләп килә. Монда педагогларның да, укучыларның да тырышлыгы ята. Спорт буенча уңышларыбыз белән дә урынлы горурлана алабыз. “Созвездие” –“Йолдызлык” фестивале тарихында безнең район беренче мәртәбә гран-прига ия булды. Ч а р а д а т ө р л е номинацияләрдә “Ел укучы сы“ исеменә лаек булганнарга истәлекле кубоклар, Мактау кәгазьләре, акчалата бүләкләр тапшырылды. Бәйрәмгә чакырылган калган укучылар да район мәдәният йортыннан буш кул белән чыгып китмәделәр. Алар рәхмәт йөзеннән Анатолий Петровичка да истәлекле бүләк тапшырдылар. «Укучы-интеллектуал» номинациясендә җиңүче һәм призлы урыннарны алдылар: 1нче урын – И л сөя р Шәйхаттарова (академик К.А. Вәлиев исемендәге 2нче санлы лицей); 2нче урын – Артур Данилов (академик К.А. Вәлиев исемендәге 2нче санлы лицей); 3нче урын – Гузәл Мурзина (Олыяз лицее). «Укучы - спортчы» номинациясе: 1нче урын Анастасия Мотова (шәһәрдәге 1нче санлы мәктәп); 2нче урын – Фәннур Муллаәхмәтов (шәһәрдәге 3нче санлы мәктәп); 3нче урын – Ирек Садыйков (академик К.А. Вәлиев исемендәге 2нче санлы лицей). «Укучы – иҗади шәхес» номинациясе: 1нче урын - Алинә Нурмиева (академик К.А. Вәлиев исемендәге 2нче санлы лицей); 2нче урын – Камилла Бабаниязова (академик К.А. Вәлиев исемендәге 2нче санлы лицей); 3нче урын – И л с а ф Хуҗиәхмәтов (академик К.А. Вәлиев исемендәге 2нче санлы лицей); 3нче урын – Ландыш Хәсәнова (Түбән Ушма урта мәктәбе).