Сез Рәүф Сабировның кем икәнен беләсезме? 22 декабрьдә Мамадышның туган як тарихын өйрәнү музее стенасына яңа мемориаль такта кадакланды. Автономияле Татарстан республикасы үсешендә зур роль уйнаган, гади авыл малаеннан, Мамадыш кантоны Башкарма комитеты рәисе югарылыгына күтәрелгән Рәүф Сабировка багышлана ул. Тантанага килүче мәртәбәле кунаклар музей бинасында әлеге шәхескә багышлап эшләнгән экспозиция белән таныштылар. Гөләндәм Давыдова һәм Нурия Батырбаева авторлыгында яңа гына табадан төшкән “Халыкка кайтарылган исем“ китабы тәкъдир ителде. Китап Рәүф Сабировның “Без аз идек, әмма без халык өчен бик күп эшләдек...“ дигән сүзләре белән башланып китә. Кызганыч, фаҗигале 30нчы елгы репрессия шаукымы аны да читләтеп үтми. Илнең иң зыялы, халык бәхете өчен көрәшкән меңнәрчә сәяси тоткыннары рәтендә, ул да атып үтерелә. “Коммунарка“ махсус объектында аның да исеме бар. Туган якны өйрәнүчеләр, тарих укытучылары, архив хезмәткәрләре, китапханәчеләр, “Ак калфак“ оешмасы чарада актив катнаштылар.