Мамадыш боз сараенда хоккей турниры узды

2020 елның 22 декабре, сишәмбе

18-20 декабрьдә Мамадыш шәһәрендә «Олимп» (тренеры Клинов Н.), «Вятка» (Киров), «Нефтяник-2» (Әлмәт), «Көмеш бүреләр -2 » (Алабуга), «Ак Бүре -2» (Казан), «Айсберг» (Менделеевск) командалары катнашында 2011 елда туган малайлар арасында хоккей буенча турнир узды. Ярыш нәтиҗәләре буенча 1 урынны – Киров шәһәренең «Вятка» командасы, 2 урынны-Әлмәт шәһәренең «Нефтяник – 2» командасы, 3 урынны – «Көмеш бүреләр – 2» Алабуга шәһәре, 4 урынны – «Олимп» Мамадыш шәһәре, 5 урынны – «Ак Бүре – 2» Казан шәһәре, 6 урынны - «Айсберг» Менделеевск шәһәре. Турнирның иң яхшы капкачысы дип Әмир Сафин (Мамадыш); иң яхшы сакчы – Матвей Никифоров (Алабуга); турнирның иң яхшы һөҗүмчесе – Фәрит Шәйхилесламов (Казан) ; иң яхшы бомбардир – Тимофей Исупов (Киров); Иң яхшы уенчы – Роальд Сәйфетдинов (Әлмәт) танылды. Тамашачылар симпатиясе призы белән Әмир Шәрифуллин (Менделеевск) бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International