Мамадыш районы Сон авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәлахов «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» медале белән бүләкләнде. Аны 16 еллык эш тәҗрибәсе булган җитәкчегә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
Мансур Сәлахов-Мамадыш районында туып-үскән, ул, күпчелек яшьләр кебек үк, бәхет артыннан зуррак шәһәргә киткән. 21 елдан соң ул туган ягына әйләнеп кайта һәм эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлый. Якташыбызның эшлекле сыйфатларын бер мизгел эчендә бәяләделәр һәм аларны үзләре өчен генә түгел, ә бөтен территория халкы өчен дә кулланырга тәкъдим иттеләр.
Бүген Мансур Сәлахов нәтиҗәле эшләүче авыл башлыкларының берсе. Район башлыгы урынбасары Ришат Сәмигуллин башкалар өчен үрнәк итеп куя аны.
- Бүген минем коллегам лаеклы бүләкне кабул итте. Ул Республика һәм федераль программаларда актив катнаша, халык һәм меценатлар белән уртак тел таба. Быел җирлектә 2 балалар мәйданчыгы барлыкка килде, сквер төзелә, юлларга вак таш җәелде.