2020 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) булган гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү һәм хокукый агарту максатыннан социаль проектны тормышка ашыра.
2020 елның 13 ноябрендә 15.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен Хокукый белемнәр мәктәбе дәресе: «аерым категория гражданнарны санатор-курорт дәвалавы белән тәэмин итү»семинары узачак.
Әлеге дәреснең максаты: ата-аналарга шифаханә-курортларда дәвалану өчен путевка бирү тәртибе һәм шартлары, Социаль хезмәтләр җыелмасын бирү тәртибе, хокукларны практикада куллану, әлеге мәсьәләләр буенча карарларга шикаять бирү практикасы турында мәгълүмат бирү.
Катнашу өчен 89991579442 телефоны аша дәрескә язылырга кирәк (моның өчен сезнең исем-фамилиягезне һәм элемтә өчен телефон номерыгызны WhatsApp яки смс-хәбәр буенча җибәрергә кирәк) (контактлы зат: Галиуллина Аделина Илдар кызы) һәм билгеләнгән вакытта Zoom конференциясенә сылтама буенча кушылырга кирәк.