Күпфатирлы торак йортларны өлешләп төзүдә катнашучыларның хокукларын яклау максатыннан Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең Алабуга районара тикшерү бүлеге җитәкчесе, прокуратура органнары вәкилләре белән берлектә, 12 ноябрьдә гражданнарны кабул итәчәк. Мамадыш районында яшәүчеләр үзләрен кызыксындырган сорауларны 15.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Мамадыш шәһәре, М.Җәлил урамы, 23/33 нче йорт адресы буенча килеп бирә алалар. Алдан язылу 8 (85557) 7-18-15 телефоны буенча.