Бүген Россия Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.
Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика полицияләренә 88 яңа автомобиль ачкычы тапшырды. УАЗ ны — ППС, Нива - полициянең участок уполномоченныйлары, Шкода ны ЮХИДИ инспекторлары алды.
Мамадыш районы ике «Нива» алды. Аларның берсен РФ Эчке эшләр министрлыгының Мамадыш районы буенча бүлегенең полиция өлкән участок уполномоченные Айрат Гарифуллинга тапшырдылар. Аның ведомствосында шәһәрнең Ушма аръягы өлеше. Участок уполномоченные булып ул 13 ел эшли, хезмәт иткән елларда үзен җаваплы, профессиональ хезмәткәр буларак танытты.
"Безнең эш графигы кичке 6га кадәр дәвам итсә дә, асылда, без тәүлегенә 24 сәгать хезмәт итәбез. Участок полиция хезмәткәрләре буларак, профилактика белән шөгыльләнәбез, хокук бозуларны һәм җинаятьләрне ачыклыйбыз. Турыдан-туры халык белән эшлибез", - дип сөйли Айрат.
Икенче автомобиль әлегә үз хуҗасын тапмаган. Тыл начальнигы, эчке хезмәт капитаны Илназ Фатыйхов аны иң яхшы хезмәткәргә тапшырачакбыз, дип билгеләп үтте. Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Мамадыш районы буенча бүлеге балансында барлыгы 30 автомобиль.
Тулырак мәгълүмат: http://mamadysh-rt.ru/news/obshchestvo/uchastkovomu-mamadysha-vruchili-novyy-sluzhebnyy-avtomobil