Мамадыш районында салым түләүләре 39% ка үтәлгән. 1 декабрьгә кадәр вакыт аз кала, ә мамадышлыларның күбесе әлегә кадәр җир, транспорт чарасы, күчемсез милек салымын түләү турында кайгыртмаган. Исегезгә төшерәбез, бер атна эчендә күрсәткеч 7% ка арткан. Район башлыгы Анатолий Иванов мондый динамиканы начар дип атады, шуңа күрә без алга таба да салым буенча түләүләрнең үтәлешен күзәтәчәкбез, чөнки аның күрсәткечләре күп очракта халык белән индивидуаль эш алып баруга бәйле.