Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган соңгы видеоконференциядә Мамадыш районы эшен югары бәяләде. Август-сентябрь айларында ведомство 2015-2018 елларга грант ярдәме алган һәр фермерга комиссия белән чыктылар. 2019 һәм 2020 еллардагы грантлар үз проектларын әле гамәлгә ашыралар һәм акча алган көннән алып 24 ай эчендә тәмамларга тиеш. Фермаларны терлекләр белән тәэмин итү, эш урыннары булдыру һәм хисап бирү срокларының үтәлеше җентекләп тикшерелде. Күпчелек фермерлар үз бурычларын намус белән үти һәм дәүләт ярдәме белән үз проектларын уңышлы тормышка ашыра алдылар. Мамадыш сөт юнәлеше буенча грант алучылар тарафыннан фермаларны йөкләү буенча лидерлар исемлегенә керде һәм эре мөгезле терлекләрне симертү юнәлеше буенча икенче урынны алды. Атчылык юнәлеше буенча безнең район рейтингта икенче урында. 2020 елда мини-фермалар төзү программасында шәхси ярдәмче хуҗалыклар катнашуы өчен Мамадыш районы» Бик яхшы " исеменә лаек булды. Район башлыгы Анатолий Иванов авыл халкының эшлекле активлыгын арттыруга юнәлдерелгән эштән канәгать.