Район башлыгы Анатолий Иванов стадион-ипподром хезмәтләре өчен бәяләрне үзгәрттерде

2020 елның 2 ноябре, дүшәмбе

Бәяләрне киметү өчен кискен тонда сөйләшергә туры килде аңа. Район башлыгы Анатолий Иванов стадион-ипподромны коммерцияләштерү процессын бәяләмәде. Белеме буенча икътисадчы ул акча җыю турында түгел, ә мамадышлылар объектка күбрәк килгән очрактагы файданы исәпләргә кирәк дип саный.

- Бу урынның уникальлеге табигать тарафыннан билгеләнгән. Әйе, муниципалитет аны төзекләндерү өчен күп көч куйды, ә хәзер бөтен көчне яшьләр, гаиләлеләр өчен әлеге объектны популярлаштыруга юнәлтергә кирәк. Прокатка кайбер бәяләр күп куелган дип саныйм, - дип билгеләп үтте район башлыгы.

Бүген районның Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге бәяне район башлыгы кабинетында ук төзәтте. Хәзер 10 минутлык квадроцикл прокатының бәясе һәркемгә 250 сумнан, өлкәннәр өчен 200 сумга кадәр һәм балалар өчен 100 сум итеп билгеләнде. Арендаланган велосипедта бер сәгать йөрү бәясе 150 сумнан өлкәннәр өчен 100 сум һәм балалар өчен 50 сум. Чаңгы, роликлы тимераяклар һәм самокатларны прокатка алу, атларда йөрү өчен дә шул ук суммалар булачак.

Сүз дә юк, бернинди рентабельлек  була алмый – хайваннарны ашатырга, ә велосипед һәм башкаларга хезмәт күрсәтергә кирәк. Шул ук вакытта район башлыгы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге алдына тагын бер бурыч куйды – стадионда яшьләр арасындагы тенденцияләрне күзәтеп торырга, спорт инвентаре һәм техниканы яңартырга туры киләчәк. Хәер, иҗтимагый киңлекләрне мөмкин кадәр яхшырту бурычы барысы алдына да куелган. Районда «ачарга, тапшырырга һәм онытырга» модасы булырга тиеш түгел – бүген Анатолий Иванов авылда яңа спорт мәйданчыкларын эксплуатацияләү буенча да берничә төгәл күрсәтмә бирде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International