«Рәхмәт» әйтер өчен вакытны һәм урынны сайламыйлар. Мамадышта яшәүче бер ханым авыл хуҗалыгы ярминкәсендә район җитәкчелегенә «безнең ишегалды» республика программасы кысаларында булдырылган уңай үзгәрешләр өчен рәхмәт белдерде. Исегезгә төшерәбез, быел төзекләндерү эшләре 13 ишегалды территориясенә кагылды, аларның өчесендә планнар тулысынча тормышка ашырылды, калганнарында - эш үләме 80-90% ка үтәлгән.
Шәһәр Башкарма комитетында билгеләп үтелгәнчә, бу елның планлаштырылган программасына ахыргы ноктаны ноябрь аенда куярга мөмкин булачак, ә алда - тагын 4 ел, аларда республика инициативасы башка бик күп адресларны да колачлаячак.
Мәдәниятне хуплыйбыз - Татарстан Республикасы җитәкчелегенә тормышны сыйфатлырак итү мөмкинлекләре өчен рәхмәт.