Волонтерлар Мамадышның өлкән яшьтәге кешеләренә ярдәм күрсәттеләр

2020 елның 2 ноябре, дүшәмбе

Пенсионерлар Лидия Мальцева һәм Надежда Топыркина   Мамадыш үзәк мәйданыннан ерак тормыйлар. Ләкин алар ике атнага бер тапкыр авыл хуҗалыгы ярминкәсенә барып  авыл фермерлары тәкъдим иткән яшелчә, җиләк - җимеш, ит һәм сөт продуктларын алып кайта  алмыйлар. Беренчедән, сәламәтлек торышы күп әйбер алырга мөмкинлек бирми, икенчедән санитар-эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә халык күпләп җылган урыннарда йөрүдән тыелырга киңәш ителә. 

- Балаларым Казанда яшиләр, алар - медицина хезмәткәрләре - Сәламәтлек саклау өлкәсенең күпчелек вәкилләре кебек үк, хәзер алар вирус белән көрәшәләр, көндез һәм төнлә пациентлар белән янәшә торалар. Мин бу катлаулы вакытта татарстанлыларны коткару кебек мөһим миссиядән аларны берничек тә аера алмыйм!  Мин  һөнәрләре һәм йөрәк кушуы буенча миңа ярдәм итә алучы кешеләрне беләм. Мин аларга мөрәҗәгать иттем , - дип сөйли «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсенең волонтерлык үзәге әгъзаларын күздә тотып, Надежда Семеновна.

Исегезгә төшерәбез, бу елның язында «Бердәм РОССИЯ» илнең барлык 85 төбәгендә волонтерлык үзәкләре ачты. Татарстанда ул партиянең төбәк һәм җирле кабул итү бүлмәләре базасында эшләде.

- Пандемия, әлбәттә, яхшы нәрсә түгел, билгеле. Әмма ул безгә кешеләрнең иң яхшы сыйфатларын күрсәтергә яңа сәбәпләр бирә. Өлкән буын ярдәмчел, игътибар, ихласлыкны аеруча югары бәяли. Форсаттан файдаланып, пенсионерларның сәламәтлеге белән кызыксынабыз, нинди дә булса ярдәм кирәк түгелме икәнлеге турында сорыйбыз,-дип сөйли "Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе" Бөтенроссия яшьләр берләшмәсеннән җирле волонтерлык үзәге активисты Наилә Сәлимова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International