Район башлыгы Анатолий Иванов: "Ярминкә менә шундый булырга тиеш ул!"

2020 елның 31 октябре, шимбә

Ярминкә менә шундый булырга тиеш ул! Район башлыгы Анатолий Иванов шәһәрнең үзәк мәйданында шимбә сәүдәсендә катнашты. Барлык сатучыларның товарларын  карап чыкты, алар белән аралашты, ашамлыклар сатып алды. Бүген барысы да уңай туры килде: ял көне, җылы һава торышы, тәкъдим итү  һәм ихтыяҗ. Воронеждан килгән сатучылар да бар иде хәтта.

- Безгә 1000 чакрымнан артык барырга кирәк. Шулай булса да килдек.Концертыгыз матур, кешеләр яхшы. Ә Мамадыштан соң авылларга барабыз. Бер атнадан соң янә монда булачакбыз, - ди йон әйберләре сатучы.

Район башлыгы Анатолий Иванов сезон башында ук куелган ярминкәләрнең сыйфатын арттыру бурычы үтәлде, дип билгеләп үтте. Кайбер очракларда сатучыларга чират шундый зур идею. Ассортимент төрледән төрле. Итнең муллыгы да сөендерде-сыер итеннән алып күркә итенә кадәр.

- Безнең өчен сатучының нинди территорияне тәкъдим итүе мөһим түгел. Иң мөһиме-кулланучы канәгать калсын. Сыйфатны, акыллы бәяне, экологик чисталыкны тәэмин итә алмаучылар бирегә эләкмәячәк, - дип билгеләп үтте Анатолий Иванов.

Исегезгә төшерәбез, Мамадышта ярминкәләр ике атнага бер тапкыр уза. Бу шимбәдә аны оештыру өчен Кирмән икътисадый зонасы җаваплы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International