Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов «Иң яхшы җирле үзидарә органы җитәкчесе – муниципаль берәмлек Профсоюзының социаль партнеры» номинациясендә «Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» республика конкурсында җиңүче дип табылды. Бүген аңа лауреат дипломы тапшырылды. Бүләкләү тантанасында «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы урынбасары Тимур Әхмәтвәлиев, Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләренең гомумроссия профсоюзының Татарстан республика оешмасы рәисе Ольга Калашникова катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән бу конкурс муниципаль хезмәткәрләрнең абруен ныгытырга, иң лаеклыларны билгеләргә, ә иң мөһиме-уңай тәҗрибәне таратырга мөмкинлек бирә.
Быел конкурска барлыгы 9 номинация буенча 151 гариза бирелгән, шул исәптән: «Иң яхшы авыл, шәһәр җирлеге җитәкчесе», «Икътисад, финанслар һәм муниципаль милек», «муниципаль хуҗалык һәм тормыш белән тәэмин итү системалары", «Социаль үсеш», шулай ук «Иң яхшы җирле үзидарә органы җитәкчесе – муниципаль берәмлек Профсоюзының социаль партнеры» һ. б.
Йомгак ясаганда төп игътибар муниципаль хезмәткәрнең шәхси өлеше турында мәгълүматның тулылыгына һәм күләменә, җирле үзидарә органнарында эш стажына, шулай ук уңай эш тәҗрибәсенә, презентацияләр дәрәҗәсенә, кыска вакытлы бирелүенә юнәлтелде.
Конкурс комиссиясе нәтиҗәләре буенча 93 җиңүче һәм призер билгеләнде.
Җирле үзидарә темасын массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктырту буенча журналистлар конкурсында биш номинация буенча 35 заявка бирелде (республика һәм район басмаларында иң яхшы публикацияләр, иң яхшы теле - һәм радиосюжет, муниципаль берәмлекнең иң яхшы сайты). Чарада 20 муниципаль район һәм 2 шәһәр округы - Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләре катнашты.
Конкурсларга йомгак җирле үзидарә көнендә ясалды, әмма эпидемиологик хәл начар булу сәбәпле, бүләкләү соңгы көнгә күчерелгән иде.