Онлайн укы:бүген бухгалтерлык исәбе үзенчәлекләрен үзләштерәбез

2020 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 29 октябрьдә 15:00 сәгатьтә «Агрополия» бердәм белем бирү платформасында «Авыл хуҗалыгы кооперациясендә бухгалтерлык исәбе» курсы буенча чираттагы бушлай вебинар узачак.

Семинар барышында Казан дәүләт аграр университеты Икътисад институтының бухгалтерлык исәбе һәм аудит кафедрасы доценты Альберт Исхаков түбәндәгеләр турында сөйлиячәк:

*кооперативларда бухгалтерлык һәм идарә исәбен дөрес алып бару ни өчен мөһим;

*исәп алып бару өчен нинди инструментлар бар;

*компания үсешенә бу ничек ярдәм итә.

Укуда катнашу өчен «Агрополия» порталында яки түләүсез номер:88005502441 буенча теркәлергә кирәк.

AGROONLINE белән элемтә өчен шулай ук түбәндәгеләр эшли:

•Чат-бот - https: //sschool.agropoliya.ru/ сайтында

•Электрон почта - school@agropoliya.ru.

Теркәлү катнашучыларга узган семинарларны карарга, шулай ук уку вакытында сораулар бирергә мөмкинлек бирә.

@agro__online аккаунтына язылыгыз һәм уку өлкәсендә барлык яңалыклардан хәбәрдар булыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International