31 нче октябрьдә Мамадышлыларны чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсенә чакыралар.
Шимбә көнне, 31 октябрьдә, шәһәрнең үзәк мәйданында традицион авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак. Бу юлы мамадышлыларга һәм шәһәр кунакларына Кирмән икътисади зонасы хезмәтчәннәре үз продукциясен тәкъдим итәчәк. Шулай ук сәүдә рәтләрен Мамадыш предприятиеләре, шәхси эшмәкәрләр һәм фермерлар биләячәк. Башлана 7.00 сәгатьтә.
Исегезгә төшерәбез, авыл хуҗалыгы ярминкәләре билгеле бер график буенча, ике атнага бер тапкыр уздырыла.