23 октябрьдә Татарстан Дәүләт төзелеш күзәтчелегенең төньяк-көнчыгыш территориаль органы хезмәткәрләре «Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы Мамадыш шәһәрендә универсаль спорт залы төзелеше» капиталь төзелеш объектында төзелеш-монтаж эшләренең сыйфатын һәм шәһәр төзелеше законнары таләпләренә туөры килү- килмәвен тикшерделәр.
Исегезгә төшерәбез, яңа спорт комплексы футбол, бадминтон, волейбол уеннары өчен билгеләнгән. Икенче катта тренажер залы булачак. Хәзерге вакытта биредә бизәү эшләре бара: стеналарны штукатурлыйлар, плитка салалар, шулай ук территорияне төзекләндерү эшләрен башкаралар.
Яңа спорт комплексы шәһәрнең төньяк өлешендә Ленин урамында урнашкан. Төзүче бинаны 30 ноябрьдә файдалануга тапшырырга планлаштыра.