Татарстанда эшләнгән - Усали икмәге нәрсәсе белән яхшы.

2020 елның 23 октябре, җомга

-Ул Безнең ак һәм йомшак , күпереп пешкән, - дип сөйли үзләре пешергән 1 нче сортлы икмәк турында Рафаэль һәм Рәзилә Миннехановлар. Алар үз пекарняларын 2006 елда ачканнар. Ул вакытта авыл кешеләре ипи һәм икмәк-булка әйберләрен дә, калган товар кебек үк, башка шәһәрләрдән дә алып кайтырга туры килә. Бүген  без пешергән беренче сортлы икмәкне, «Дарницкий» ипиен, батон һәм плюшкаларны Мамадыш һәм Балык Бистәсе районнарында 40тан артык кибеттән сатып алырга мөмкин. Көн саен пекарня 1500 гә кадәр буханка икмәк чыгара.

- Безнең икмәк аерым рекламага мохтаҗ түгел. Ярминкәләрдә аның Усалидан булуын әйтүгә, алып бетерәләр. Беренче сортлы оннан икмәк - 25 сум, «Дарницкий» - 24 сум, - диләр гаилә бизнесы вәкилләре.

Миңнехановларның кече улы Руслан да әти-әнисе белән бергә бизнес белән шөгыльләнә.

- Дәүләткә ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәгәннәр, кредит алмаганнар. Уңышның сере гади - без чын-чынлап тәмле һәм сыйфатлы икмәк пешерәбез. Ул кибет киштәләрендә озак ятмый, димәк, производство да буш тормый, - диләр безнең даими «Татарстанда эшләнгән» рубрикабыз геройлары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International