РФ Хезмәт кодексының 112нче маддәсе нигезендә 4 ноябрь — Халыклар бердәмлеге көне эшләми торган бәйрәм көн булып санала. 6 ноябрь — ТР Конституциясе көне эшләми торган бәйрәм көн. Шулай итеп, 4 һәм 6 ноябрь — республикада ял көннәре. 3 һәм 5 ноябрьдә эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскарачак.