Омар авылында фельдшер-акушерлык пункты ачылуга әзерләнәләр. Бу вакыйганың төгәл датасын әлегә атамыйлар, ләкин бүген үк объектта төп эш күләме башкарылган дип әйтергә була-янгын сигнализациясе, ФАП тирәсендәге койма куярга, җиһазлар алып кайтасы гына кала.
Исегезгә төшерәбез, заманча модульле медицина учреждениесе элек мәктәп белән бер бинада урнашкан пунктка альтернатива булачак. Аерым торучы бина өчен урынны максималь җентекләп сайлап алганнар-ул Үзәк урамда, башка социаль әһәмиятле учреждениеләр белән янәшә урнашкан, кечкенә генә булса да машина туктау урыны бар.
Фельдшер-акушерлык пункты төзелеше «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында бара.