Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе 26 октябрьдән 9 ноябрьгә кадәр җиләк-җимеш продукциясенең сыйфаты һәм иминлеге мәсьәләләре һәм яраклылык вакыты буенча «кайнар линия» үткәрүе турында хәбәр итә. Белгечләр җиләк-җимеш продукциясенең сыйфаты һәм иминлеге мәсьәләләре һәм яраклылык вакыты буенча консультацияләр бирәчәкләр.
Барлык мөрәҗәгать итүчеләр белгечләрдән консультацияләр ала алалар:
кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә федераль хезмәтнең Бердәм консультация үзәгендә тәүлек буе эшли торган режимда 8-8005554943 телефоны буенча
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнарында территориаль бүлегендә 8(8556)3-98-86 телефоны буенча көн саен 09.00-15.00 сәгатьләрдә (шимбә һәм якшәмбедән тыш), төшке ашка тәнәфес 12.00-13.00 сәгатьләрдә.