Мамадыш муниципаль районы башкарма комитеты каршындагы административ комиссиянең чираттагы утырышы узды

2020 елның 21 октябре, чәршәмбе

Узган атнада Мамадыш муниципаль районы административ комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Комиссиядә түбәндәге административ хокук бозулар турында 8 беркетмә каралды: Мамадыш шәһәре һәм Мамадыш муниципаль районы авыл җирлекләре территорияләрен төзекләндерү кагыйдәләрен бозу (ТР КоАП 3.6 ст.) – 5; транспорт чараларын яшелләндерелгән территорияләрдә, балалар һәм спорт мәйданчыкларында, хайваннарны урамда йөртү мәйданчыкларында, шулай ук йорт яны территориясендә урнашкан хуҗалык мәйданчыкларында урнаштыру (ТР КоАП 3.17 ст.) – 2; стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру тәртибен (схемасын) бозу (ст.3.2 ө. 3) - 1. Югарыда күрсәтелгән статьялар кисәтү рәвешендә җәза бирү (искәрмә - 3.17 маддә), шулай ук 2000 сумнан 4000 сумга кадәр штрафларны күздә тота. Комиссия нәтиҗәләре буенча 3 гражданга карата барлыгы 7000 сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләнде.

Мамадыш муниципаль районының административ комиссиясе

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International