Бүген Бөтенроссия лицеистлар көнен билгеләп үттеләр

2020 елның 19 октябре, дүшәмбе

Россия лицейлары укучылары ел саен 19 октябрьдә Бөтенроссия лицеистлар көнен билгеләп үтәләр. Бу бәйрәмнең  барлыкка килүе илнең иң яхшы уку йортларының берсенә бәйле. 209 ел элек, 1811 елның 19 октябрендә Император патша Царскосельскийда лицей ачыла.

Әлеге лицейларның традицияләрен Мамадыш шәһәренең академик К.А. Вәлиев исемендәге 2 нче Лицей укучылары да дәвам итә. Ел саен алар төрле фәннәр буенча мәктәп укучылары олимпиадасының Бөтенроссия һәм республика этапларында җиңүчеләр һәм призерлар булалар, иҗади һәм спорт ярышларында җиңәләр. Бүген бу уку йортында лицейның чираттагы бәйрәме узды.

Лицейның казанышлары, нигездә, директор Салават Мәхмүт улы Гыймрановның фидакарьлеге һәм энтузиазмы, югары профессиональлегенә бәйле.   2011 елдан ул уңышлы уку йортының җитәкчесе .

Бу уку йортының педагоглары үз эшенә бирелгән, белемле, актив укытучылар. Балалрны яраталар, уртак телне тиз табалар, бала күңеленә үтеп керә беләләр. Баланың талантын күреп, аны үстерү өстендә эшлиләр. Уңышларның нигезе әнә шулар.

Бәйрәм белән, лицей!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International