Мамадышның өлкән яшьтәге кешеләренә 7 нче номерлы шәһәр округы депутаты Айрат Әһлиуллин ярдәм күрсәтте.

2020 елның 14 октябре, чәршәмбе

Мамадышның өлкән яшьтәге кешеләренә 7 нче номерлы шәһәр округы депутаты Айрат Әһлиуллин ярдәм күрсәтте. Бүгенге көндә 105 азык-төлек пакетын волонтерлар мохтаҗ пенсионерлар өчен китереп бирергә булышты. Өлкәннәр өчен җыелмаларны башкаланың «СБТ җитештерү-инжиниринг компаниясе» сатып алган. Әбиләр һәм бабайлар бүләкләр һәм игътибар күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерделәр. «Барлык картлар исеменнән дә зур рәхмәт", - ди Фәүзия Шәйхетдинова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International